«Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерүне дәвам итәбез, һәм бу эшнең нәтиҗәсе күренеп тора. Бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге – Россия Федерациясенең эре төбәк кулланучылар берлегенең берсе. Ул үз эшчәнлеген киңәйтә, яңа производстволар булдыра, сәүдә һәм әзерләү күләмнәрен арттыра», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантанада.
Тантана «Корстон»да узды (Казан).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде.
Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составы турындагы күрсәтмәне (№1452-р) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 елның 9 июлендә имзалады.
Комиссия составына федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары керде.
2016 елның беренче яртыеллыгында, якынча исәпләүләр буенча, 17,288 млн. тонна нефть табылган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4,1 процентка артык. Шул ук вакытта Россия буенча үсеш 2,1 процент тәшкил иткән. Бу турыда нефть саммитында (Бөгелмә муниципаль районы, Карабаш бистәсе) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләре буенча, гомумән алынган нефтьнең 13,7 млн. тоннасы "Татнефть" ПАО тарафыннан чыгарылган.
Татарстан Республикасы сәнәгатенең 2016 елның беренче яртыеллыгында эше нәтиҗәләрен бүген республика нефть саммитындагы пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Искәртик, Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогында нефть саммиты үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Киләчәктә статусны ныгыту һәм конкуренциягә сәләтне үстерү өчен 2025 елга кадәр «Татнефть» төркемен үстерү стратегиясе формалашкан булырга тиеш. Бүген бу хакта традицион нефть саммитының пленар утырышында (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы) «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов хәбәр итте.
Саммит эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, стратегик бурыч – компаниянең агымдагы хакын икеләтә арттыру, яисә аның базар капитализациясен 2025 елга долларларда исәпләгәндә икеләтә арттыру - 21,5 млрд. АКШ долларына кадәр.
Куелан бурычларны хәл итү өчен берничә стратегик инициатива кабул ителгән. Шул исәптән агымдагы ресурс базасында рентабельле нефть чыгаруны арттыру, үзлелеге югары булган нефть ятмаларын да кертеп. «Безнең алда 2020 елга нефть чыгару күләмен 30 миллион тоннага җиткерү бурычы тора», - диде Наил Маһанов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Искәртәбез, бүген монда традицион нефть саммиты уза (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы).
Карабашка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башка рәсми затлар озата баруында, кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖнең һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыкты. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы технологияләре, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, шул исәптән үзлелеге югары нефть чыгарудагы, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычларын эзләтеп алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Чара барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычлары бар, шул ук вакытта аларның арта баруы күзәтелә.
Алдагы өч елга Россия Федерациясе бюджет сәясәтенең төп максаты - җыелып барган тотрыксызлыкны киметү, дип белдерде бүген журналистларга Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.
"Алдагы өч елга безнең төп максатыбыз шуннан тора ки, соңгы елларда җыелып барган тотрыксызлыкны, балансланмаганлыкны киметү. Моның сәбәбе - керемнәрнең номиналь чагылышта кими баруы - хәтта 2017 елда да агымдагы ел дәрәҗәсенә караганда кимиячәк ул", - диде министр.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 587 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 669 млн. сумлык 318 карар чыгарылган. 2016 елның беренче яртыеллыгында төзелеш тармагында 16 бәхетсезлек очрагы булган, 5сендә кеше һәлак булган.