ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең АКШтагы сәүдә вәкиле Александр Стадник белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.

Александр Стадник очрашу барышында АКШның кайбер штатлары һәм Россиянең Татарстан Республикасы кебек төбәге арасында стратегик хезмәттәшлеккә кызыксыну бар, дип билгеләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.  

Искәртик, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.


15
август, 2015 ел
шимбә
2015 елның 14-15 августында Ставрополь шәһәрендә Россия Финанслар министрлыгында Россия Федерациясе субъектларында бюджетара мөнәсәбәтләрне һәм бюджет процессын оештыруны камилләштерү буенча даими гамәлдәге эшлекле төркем утырышы узды.

14
август, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстага эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев килде. Аны  «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген эш сәфәре кысаларында  кунак Универсиада авылында төзелгән инфраструктура белән танышырга җыена: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә булачак, шулай ук Авылдагы торак йортларының берсендә яшәү шартларын бәяләячәк.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның гыйнвар-июль айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре:
- керемнәрнең гомуми күләме - 7 794 384,2 млн сум, яки "2015 елга, 2016, 2017 елдагы план чорына федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменнән 62,2%.
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кытай гражданлык инженер-төзелеш корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләшенде.

Илдар Халиков Кытай партнерлары тарафыннан Татарстан Республикасына игътибар һәм кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук соңгы вакытта республикада Кытай компанияләре катнашында күп проектлар гамәлгә кертелә, дип билгеләде. Аерым алганда, бу "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгында Кытайның суыткыч җиһазлары һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча “Хайер” (Haier) компаниясе проекты.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Паулу шәһәренә (Бразилия) килде.

Төп максаты - WorldSkilis Генераль Ассамблеясе утырышында катнашу, аның кысаларында 2019 елда WorldSkilis Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк.

Искәртәбез, иртәгә, 2015 елның 11 августында, Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkilis Competition 43 нче дөнья чемпионаты старт ала. Ярышларда 60 тан артык ил катнашачак. Россия җыелма командасы 30 компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк: балта остасы эше, график дизайн,эретеп ябыштыру технологияләре, робототехника һәм башкалар. РФ җыелма командасы составында Татарстаннан өч кеше.

Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.

Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International