Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.
Лениногорскта Татарстанның иң өлкән нефть чыгару предприятиесе - "Лениногорскнефть" ("Татнефть") ААҖ урнашкан.
2015 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 242 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм номаларын бозган өчен барлыгы 2 млн. 319 мең сумлык 79 карар чыгарылган. Хезмәтне саклау буенча хокук бозулар аркасында 53 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 34 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.