Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
McKinsey&Company – идарә итү консалтингы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы халыкара компания. 1993 елдан McKinsey Россия базары лидерлары белән эш итә, Россиядә һәм башка илләрдә клиентларга, шул исәптән нефть-газ, банк, ваклап сату һәм башка секторларда эшләүче компанияләргә хезмәт күрсәтә. McKinsey Россия дәүләт органнары, халыкара финанс һәм мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Эндрю Грант консалтинг өлкәсендәге, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре белемен арттыру өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Татарстан мәгълүмат технологияләре, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, ятмаларны эшкәртү, мәгариф, туризм өлкәсендә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбриз шәһәрендә булды. Аңарчы Татарстан Республикасы Президенты Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗафи белән очрашкан иде.
Бүген без ирешкәннәр реаль проектларда чагылыр дип ышанам. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран Ислам Республикасы) Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашудан соң хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов, Иран массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп хәбәр иткәнчә, Иранда ул беренче мәртәбә генә түгел. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек үсеше мөмкинлеген югары бәяли. Ул искә төшергәнчә, Татарстан бүген Иранга зур делегация белән килгән, анда министрлар, бизнес-бергәлек һәм фән өлкәсе вәкилләре бар. «Без сәфәребез йомгакларыннан канәгать, - диде Рөстәм Миңнеханов. –Программада очрашулар күп булды, без үзебез өчен кызыклы булган сәнәгать предприятиеләрендә булдык».
Сезне чын йөрәктән, ихлас күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм юкка гына язның беренче көннәрендә, кояш аеруча җылы балкып, табигать уянганда билгеләнеп үтмидер. Безнең хатын-кызларыбыз да ягымлы яз кояшы кебек назлы, игътибарлы, мөлаем бит. Тормышның көндәлек мәшәкатьләре алар җилкәсенә төшкән: балалар тудырып тәрбияләү, өйне чисталыкта тоту, гаилә учагын җанландырып тоту... Сез боларның барысына да күңелегезне биреп эшлисез.