2015 елның гыйнвар-апрель айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләрен алдан бәйләү түбәндәгечә:
-тупланган керемнәр күләме 4 548 004,3 млн. сум, ягъни ел буена фаразланның 36,3%.
Татарстан һәм Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия Республикасының Денизли провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.
Шулай ук очрашуда Төркия Икътисад министиры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе һәм Төркия бизнес-секторы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда 19 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге инновацион-юлдаш шәһәрчек Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде.
Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар юллар инфраструктурасын, технопарк бинасын, шулардан: музей, конференц-залны карадылар.
Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы башланды. "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау-чаңгы комплексында уза. Программаны ачуда ТР Президенты вазsqфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.