ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Сочи шәһәрендә "Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү өлкәсендә информациаон технологияләрне үстерү һәм бюджет процессын мәгълүмати тәэмин итү" буенча Россия Федерациясе субъектларының финанс органнары катнашында беренче Бөтен Россия киңәшмәсе узды.

30
май, 2015 ел
шимбә

Барлык чакырылышлар Татарстан Республикасы депутатларының һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.

Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутатлары һәм аларның тарихи дәвамчылары – республика Дәүләт Советының барлык биш чакырылышы депутатлары катнашты.

Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, ел башланганнан бирле 42 муниципаль районда 3 мең 244 инспекция тикшерүе уздырылган. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 10 районда 25 техник иминлекне бозу факты ачыкланган, шулардан Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә мунициципаль районнарында, Чаллы шәһәрендә, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чистай, Ютазы мунициципаль районнарында.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атна эчендә 32 муниципаль районда 295 инспекция тикшерүе уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 2 районда 6 техник иминлекне бозу факты ачыкланган.


29
май, 2015 ел
җомга

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика массакүләм чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Казан Ратушасында үткән Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә милләтара мөнәсәбәтләр һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре булды.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренция булдыру” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә уза.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков Татарстан өчен сәүдә өлкәсендә конкуренция темасының мөһим булуын ассызыклады. “Кризис булуга карамастан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 2014 елда артты һәм 781 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе Федераль округында алдынгылар өчлегенә керә. Бүген республикада 17 мең ваклап сату объекты эшли”,- дип белдерде ул.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
ТР Финанслар министрлыгына бүген 95 ел. Татарстан Республикасының финанс системасы тарихы 1920 елдан башлана. "Татар Совет Социалистик Республика турында" Советлар комитетының Бөтен Россия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда 10 халык коммисаристы булдырылган.

Бүген Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу һәм, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Лима шәһәрендә Перу Республикасының Тышкы сәүдә һәм туризм министрлыгы бинасында узды.


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт  инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


23
май, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International