ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Шулай ук анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бу чара ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

5
май, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.

Көн тәртибендә өч мәсьәлә булды: Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча чаралар, көчләр һәм чаралар әзерлеге һәм террорлык актларын булдырмау буенча өстәмә чарлараны гамәлгә ашыру барышы турында; республика хакимият һәм идарә итү органнары ресурсларында, мөһим мәгълүматлаштыру объектларында компьютер атакаларыннан саклау чаралары, таралышы чикләнгән мәгълүматка санкциясез үтеп керүдән, шулай ук зарар китерә алучы электрон хатлардан саклау турында;  I һәм II класс куркынычлыгы булган җитештерү объектларын эксплуатацияләүче оешмалар тарафыннан хәбәр итүнең локаль системаларын булдыру һәм әзер килеш тоту турында.


4
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


3
май, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Казанда уздырылган җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә катнашып "Җирле үзидарә буенча бюджет һәм салымнарны җайга салуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр" турында сөйләде. Агымдагы елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәләр уздыра. Аларның максаты - республика җирлекләренең башлыкларының квалификациясен үстерү һәм арттыру.

2
май, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Буа шәһәрендә уздырылган җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә катнашып "Җирле үзидарә буенча бюджет һәм салымнарны җайга салуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр" турында сөйләде. Агымдагы елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәләр уздыра. Аларның максаты - республика җирлекләренең башлыкларының квалификациясен үстерү һәм арттыру.

1
май, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Бөгелмә шәһәрендә уздырылган җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә катнашты. Агымдагы елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәләр уздыра. Аларның максаты - республика җирлекләренең башлыкларының квалификациясен үстерү һәм арттыру.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасының Президент Аппараты Зәй шәһәрендә оештырган зональ семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Әлеге чарада җирлекләрнең башлыклары белән җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде. Анкара шәһәрендәге Әсәнбога халыкара аэропортында аны Анкара Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алды. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән рәсми очрашулары планлаштырыла.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Анкара шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты, шуннан соң Казан һәм Анкара мэрияләре вәкилләре Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салачаклар.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International