ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
2015 елга доллар курсы моңарчы дәүләтебезнең финанс торышы белән кызыксанмаган кешеләрнең дә игътибар үзәгендә. Россия белән күрше илләрдә стабиль булмаган киеренке икъдисади хәлләр дә йогынты ясый моңа. Россия халкының күбесе үз акчасын чит ил валютасында банкларда яисә өйдә саклый. Хәлләрнең чагыштырмача стабильләшеп, доллар 54 сум тора башлавына да карамастан, киләчәктә дә бу шулай калыр дигән ышаныч юк. Шуңа күрә Россия халкының күбесен 2015 елда долларның торышы бик кызыксындыра.

2
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның гыйнвар аенда РФ Пенсия Фонды халык өчен яңа электрон хезмәт төрен "Иминиятләштергән затның шәхси кабинеты" исемле проектын эшләтеп җибәрде. Әлеге кабинет ярдәмендә әлгә пенсия яшенә җитмәгән кешеләр үзләренең пенсия хокукларының ничек формалашыун күзәтә алачак. Моны күрер өчен башта дәүләт хезмәте порталында текрәлергә, ә аннан Россия Пенсия Фондының сайтына керергә кирәк. 
Россиядә 1 гыйнвардан яңа пенсия формуласы - мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында гражданнарның пенсиясен формалаштыру буенча формула гамәлгә керә. Хезмәт пенсиясе ике төрле пенсиядән торачак: иминиятләштерү һәм җыеп бару өлеше.

1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Татнефть" дөньяда нефтьнең барреле өчен 40 долларга кадәр бәя төшү очрагына кризиска каршы эш планы эшләп чыгарган, дип сөйләде яңа ел алдыннан узган матбугат конференциясендә аның генераль директоры Наил Мганов.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлады

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
РФ Бюджетның керемнәре 2015 елда 2,6 трлн.сумга кими

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Россия Финанслар министрлыгы 2015 елга бюджетны нефтьнең бер барреле өчен 60 доллар һәм доллар бясен 60 сумнан чыгып исәплиячәк һәм төзәтмәләр кертәчәк, дип белдерде ведомство башлыгы Антон Силуанов.

26
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.

Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 25 декабрендә Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International