ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.


11
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте.

Конференция Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.


10
апрель, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның ачык утырышы узды.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ акча белән бәйле булган җитәкчеләре финанс өлкәсендә стабильләшү буенча кабул иткән чаларның нәтиҗәләре куанычлы, бүген реаль секторда да стабильләшү күзәтелә, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында республиканың эре салым түләүчеләре белән киңәшмәләр уздырылды. Киңәшмәләрдә 2015 елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм республика бюджетына кертелгән салымнар һәм 2015 елның икенче кварталында көтелүче күрсәткечләр тикшерелде.
РФ Финанслар министрлыгы ташламалы ипотека буенча субсидияләр алыр өчен коммерцияле банклардан ставкасы 12% артмаучы гаризалар күләме 500 млрд. сум тәшкил иткән гаризалар алган, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антон Силуанов.  

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы финанс пирамидаларын һәм битконгларны (виртуаль валюта - ред. искәртмәсе) оештыру өчен җаваплылыкны арттыру турында закон проектлары әзерләнгән. Бу турыда РФ финанслар министры Антон Силуанов Россия Банклары Ассоциациясе съездында белдерде.  
РФ Финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Советы барышында гадиләштергән салым системасы буенча кертелгән тәкъдимнәрне кабул итмәде. Әлеге тәкъдим салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану өчен бусага дип саналучы 60 млн. сумны 120 млн. сумга кадәр арттыру турында иде.
РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елның II кварталында инфляциягә карап арттырылучы облигацияләр номиналын урнаштырып, яңа инструмент файдаланачак, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антон Силуанов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Вьетнамда. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация составында Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм сөйләшүләрендә катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International