ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә
28 апрель көнне сәгать 10.00 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча һәм 2014 елда финанс, казначылык һәм салым органнары каршындагы бурычлар турында республика киңәшмәсе узачак.

25
апрель, 2014 ел
җомга

Яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләрны тормышка ашыруга Татарстан 10,3 млн. сум күләмендә федераль субсидия алачак. Дотацияләр 2011-2015 елларга "Торак" федераль максатчан программасындагы "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" кысаларында бүлеп биргәннәр. Дмитрий Медведев кул куйган әлеге Карар РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палаталары җитәкчеләре белән очрашулар узды. Әлеге киңәшмәләрдә 2014 елның апрель аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2014 елның май аенда көтелүче үтәлеше тикшерелде.

Россия Хөкүмәте 34 дәүләт программасының яңа редакциясен раслады, аларны тормышка ашыруның гомуми күләме 80 трл. сумнан артык. Бу турыда Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәтнең интернет порталында әйтелгәнчә, дәүләт программасына Владимир Путин президент сайлауларында җиңү яулаганнан2012 елның маенда соң кул куйган Указларында каралган 55 күрсәткеч кертелгән.

Казанда РФ Финанс министрлыгы вәкилләре, Татар­станның финанс өлкәсендә эшләүче белгечләр, Идел буе федераль округындагы барлык республика һәм өлкәләрнең финанс министрлары катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Анда дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәсен яхшырту мәсьәләләре тикшерелде.


(Ватаным Татарстан газетасы)


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Финанслар министрлыгы агымдагы елда Россиядәдән капитал чыгуы 70-80 млрд доллар тирәләрендә булыр дип фаразлый. Бу турыда журналистларга министрлыкның озак вакытка стратегик планлаштыру департаменты директоры Максим Орешкин хәбәр итте.

Шулай итеп, финанслар министрлыгы Икътисад министрлыгына караганда  фаразында оптимистрак.  


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, республиканың башка министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

Кырым Республикасы һәм Севастополь уңай икътисади потенциалга ия, бу Россия Федерациясенең Тулай төбәк продукты үсешенә йогынты ясыячак. Нәтиҗәдә бюджет кагыйдәләрен йомшартырга кирәк булмыячак, дип саный РФ Финанслар министрлыгының озак вакытка стратегик планлаштыру департаменты җитәкчесе Максим Орешкин.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтында 2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына салым сәясәтенең төп юнәлешләре урнаштырылган.

2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына Россия Федерациясендә салым сәясәтенең төп юнәлешләре киләсе елга һәм план чорына федераль, шулай ук Россия Федерациясе cубъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет фаразы төзү максатында әзерләнгән. 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы, дүртенче чакырылыштагы Илленче утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International