ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2014 ел
шимбә
Россия Финанслар министрлыгында 2016-2020 елларга сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыгын арттыру буенча дәүләт программасына федераль бюджет чыгымнарын киметү мөмкинлеге тикшерелә.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республкиасы муницпаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында катнашты. Президиумда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VIII съездында куелган бурычларның үтәлеше мәсьәләләре тикшерелде. 
2014 елның гыйнварында федераль бюджет профициты якынча исәпләр буенча 466,1 миллиард сум, ягъни тулай төбәк продуктының 9,3% тәшкил итте.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Финанслар министрлыгы интернет-сәүдә итүне җайга салу буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерли.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы белән файдалану мәсьәләләре буенча өйрәтүче семинар узды. Семинарда порталны алып бару хезмәте белгечләре портланың төп мөмкинлекләрен, теркәлү тәртибен күрсәтте, шулай ук функционалның көтелүче үзгәрешләре дә тикшерелде.  

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында тармаклы министрлыклар һәм җирле үзидарә органнары белгечләре катнашында видеоэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында 2014 елга учрежденияләрнең сметаларын формалаштыру нәтиҗәләре, учрежденияләрнең керемнәр китерүче башка эшчәнлегеннән керемнәр керү мәсьәләлре, ата-ана түләүре һәм бюджет үтәлеше барышында туган башка сораулар тикшерелде.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Алла Анфимовада учрежденияләр тарфыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча барлыкка килгән бурычлар мәсьәләсе буенча мәгүълүматлар белән алышу регламентын тикшерү буенча киңәшмә узды.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Төбәкләр хакимияте кече эшмәкәрлек өчен ике елга салым каникулларын кертү мөмкинлегенә июль аенда ия булырга мөмкин.  Бу турыда закон проекты Россия Финанслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм якын арада иҗтимагый фикер алыш өчен урнаштырылачак.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Алла Анфимовада учрежденияләр тарфыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча барлыкка килгән бурычлар мәсьәләсе буенча мәгүълүматлар белән алышу регламентын тикшерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Казан шәһәре муницпаль берәмлегенең Башкарма комитеты белгечләре катнашты.

9
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда XXXII "Россия чаңгы юлы - 2014" Россиякүләм масса чаңгы узышы узды. Узышлар шәһәрнең төрле мәйданнырнда узды. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагерендә узган төп стартта актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International