Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның сигез ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм октябрьгә, быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, компаниянең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.
Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Президиум утырышы темасы - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инновацияләр кертү. РФ Хөкүмәте Рәисе әлеге өлкәне инвестицион яктан кызыклы ясарга өндәде, Дмитрий Медведев фикеренчә, бу өлкәдә федерация субъектлары җитәкчелеге төп рольне уйный.
"Әлегә бу өлкә югары дәрәҗәдә инвестицион яктан кызыклы түгел, әмма, гомумән, ул шундый булырга тиеш. Дөнья базарларында ни булса да, нинди генә кризислар барлыкка килсә дә, торак-комуналь хуҗалык үсәчәк, яшиячәк, һәм бу яктан ул кызыклы", — дип әйтте Д.Медведев.
Дәүләт Думасына кертелергә әзерләнүче 2014-2016 елларга федераль бюджет проектында РФ Президентының май указларын тормышка ашыру өчен 2,1 трлн. сум акча каралган, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры Антон Силуанов дүшәмбе көнне дәүләт җитәкчесендә узган киңәшмәдә.
"Владимир Владимирович, шуның турыда әйтәсем килә, 7 май указларын тормышка ашыру өчен барлык чаралар да тулы күләмдә исәпләнде. Өч елдагы вакытка акча суммасы 2,1 трлн. сумнан артык", - диде Силуанов.
Россиянең Финанслар министрлыгы үз бюджетларының керем өлешен формалаштыру буенча авырлыклар кичерүче россиянең төбәкләренә финанс ярдәмен арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән, дип хәбәр итте Финанслар минситрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов 2014-2016 елларга РФ Федераль бюджеты проекты буенча РФ Президентында узган киңәшмәдә.
"Россия Федерациясенең кайбер субъектларының бюджет әзерләве бездә берникадәр тынычсызлык тудыра. Табышка керем кимегән бүгенге шартларда, субъектларның күбесе бюджетны баланслаштыру буенча кыенлыклар кичерә. Шушы сәбәпле без регионнарга финанс ярдәмен арттыру буенча, шулай ук аларның керем базасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләдек", - диде министр.