ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 ел нәтиҗәләре буенча Резерв фондына 100 млрд. сум акча күчереләчәк, дип хәбәр итте финанслар министры Антон Силуанов.
2014 елда тарифларны катыру сәбәпле табигый монополияләрнең инвестпрограммалары күләме иң ким вариантына кадәр кимергә мөмкин, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына финанс министры Антон Силуанов.
Акча-кредит сәясәтендә инфляция буенча максатчан ориентир үзгәреше чыгымнарны индексацияләүгә кагылмыячак, дип белдерде "Прайм" агентлыгына Антон Силуанов.
"Мәскәү-Казан" югары тизлектәге магистраль салу проектына юнәлдерелгән Милли Байлык Фонды акчалары кире кайтарылмаска мөмкин, шуңа күрә федераль бюджеттан финанслау өчен акчаны арттырырга кирәк булырга мөмкин, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов.  
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы якын арада салымнарны күтәрү кирәклеген күрми, дип хәбәр итте  Сочида узган инвестфорум кысаларында салым салу мәсьәләләре буенча узган "Түгәрәк өстәлдә" ведомство җитәкчесе Антон Силуанов.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар "Оешмалар милкенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында" закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин аңлатып узганча, республиканың дәүләт финансларын тернәкләнедерү буенча чаралар планын тормышка ашыру максатыннан, шклай ук салым түләүчеләр 2012 елда ташламалар белән кулланмаганын исәптә тотып, әлеге закон проектын 2014 елның 1 гыйнварыннан әлеге ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыштагы 44-нче утырышында депутатлар "Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон проектларына үзгәрешләре кертү турында" закон проектын тикшерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утыршында "республиканың эчке һәм тышкы торышы турында" еллык Юллама белән чыгыш ясады. Якын арада Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертеләчәк "2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасының Законы проекты Р.Н.Миңнеханов куйган бурычлар нигезендә эшләп чыгарылды һәм формалаштырылды.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2014-2015 елларда Тышкы Икътисад Банкы, акцияләү һәм Дәүләт Банкында тикшерү узарга тиеш булган, барлыгы 500 млрд. сум тәшкил итүче Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының яңа җыелмаларын алачак, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанлар министры Антон Силуанов.
Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык (КИА) банк булмаган финанс оешмаларның банкрот процедурасын уздырганда аңа арбитраж суды вәкаләтләрен бирү турында закон проектын әзерләгән, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына РФ Финанслар министрлыгының финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International