ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәт әгъзаларына агымдаге ел уртасына үз исәп-хисап счетларында гомуми күләме 297 млрд. сумга җиткән үзләре астындагы ведомство структураларын тәртипкә китерү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ведомство астында челтәре булганнарга әлеге челтәрдә тәртип урнаштырырга кирәк: ни өчен акча тотылмый кала, сезнең кул астында булган бюджет оешмалары тарафыннан күрсәтелүче хезмәт үз вакытында һәм тигез итеп күрсәтеләме", - диде Силуанов, РФ Хөкүмәте утырышында чыгыш вакытында. 


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “РЖД” ААҖнең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты.

Утырышны “РЖД” ААҖнең Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов ачты. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тимер юлчылар уздырган чараларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында “РЖД” ААҖ нең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советында катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, Казанда җәйге Универсиадага әзерлек чорында һәм аны уздырганда бик зур күләмдә эшләр башкарылган, күп проектлар, шул исәптән тимер юл транспорты өлкәсендә, гамәлгә кертелгән. “Үзәк һәм шәһәр яны вокзалларын файдалануга тапшыру, “Казан-2” траспорт-күчеп утыру узелы, аэроэкспресс җибәрү- безнең өчен мөһим проектлардан санала”.
“Россия тимер юллары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк”,- диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры Координацион Советта катнашучыларга бу чараның уңышлы узуын теләде һәм Татарстанның меңьеллык башкаласы Казан белән танышырга чакырды.
10-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның август аенда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре һәм 2013 елның сентябрь аенда җиоле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмләлр узды.  
2014-2016 елларга Россия Федерациясенең Федераль бюджеты илдәге авыр икътисади хәлгә карамастан үсеш бюджеты булырга тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин, бүген якындагы өч елга бюджетны формалаштыру буенча Яңа-Огаревевода узган киңәшмәдә чыгыш ясап.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында ТР Финанс министрлыгында һәм ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, комплекслы программа кысаларында “Татнефть” ААҖ эшчәнлек алып барган төбәкләрдә 1,2 млрд.сумнан артык акча социаль объектлар төзелешенә, капиталь ремонтына һәм аларны реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Мондый мәгълүмат бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта яңгырады, анда компания генераль директорының кадрлар һәм компаниянең социаль үсеше буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм генераль директорның капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков катнашты.

Әлеге программа бер ел элек ТР Президенты Указы белән расланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә оештыру комитеты булдырылды. Аның составына ТР Премьер-министры, ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татнефть” ААҖ генераль директоры керде.

Татарстан нефте тарихының беренче битләре ил өчен катлаулы вакытта – Бөек Ватан сугышы елларында язылган, дип хәбәр итте Рөстәм Мөхәммәдиев.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2014 нче елга, федераль акчаларны исәпкә алмыйча, ТР консолидацияләнгән бюджетының керемнәре 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд. сум, 2016 нче елга – 175,1 млрд. сум. 2014 нче елга республика бюджеты керемнәре күләме - 127,3 млрд. сум дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырышта өч мәсьәлә каралды - Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсешенең төп фаразлау параметрлары, 2015 – 2016 нчы еллар планлы чорына ТР консолидацияләнгән бюджетының фаразлары, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына бюджетының проекты.

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе темпларының реаль рәвештә акрынаю күзәтелә, 2013 елны без 1,5 процентка үсеш белән тәмамлыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Утырышта өч мәсьәлә каралды -2014 елга һәм 2015 - 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты гамәлдәге икътисадый вәзгыятьне объектив бәяләргә өндәде. Аның сүзләренчә, бүген нефтькә бәяләр бөтендөнья икътисадының торышын чагылдыра. Бөтендөнья икътисады үсеше темпларының кимүе республикада да чагыла, чөнки сәнәгать продукциясе күләменең 50%ын без экспортка чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе елга бюджет формалаштыруны тәкъдим итте.

Министр сүзләре буенча, ТР тупланма бюджетына физик затлар кеременә салым 2014 елда 54,4 млрд. сум күләмендә, республика бюджетына исә 38,1 млрд. сум күләмендә керер дип көтелә.

Бюджетны сак тоту соңгы атналарда югары дәрәҗәдә җитәкчеләрнең фикер алышкан иң кайнар темаларның берсе иде. Узган пшнҗешәмде көнне Санкт-Петербургта узган "Зур егермелек" саммитында чыгыш ясап финанслар министры Антон Силуанов бюджет чыгымнарының барлык статьяларын 5% киметергә тәкъдим итте. Бу турыда "НИ" финанс министры урынбасары Сергей Сторчак белән сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International