"Мәскәү-Казан" тиз йөрешле магистрален проектлаштыру Транспорт министрлыгының бүгенге бюджетыннан алынырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Казан-Мәскәү" тиз йөрешле магистраль салу бәясе якынча 928 миллиар сум тәшкил итә, аны проектлаштыру өчен 16 миллиард сум таләп ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан Республикасы ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхәтдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина һәм башкалар катнашты.
Яклар дәүләт мөлкәтенә идарә мәсьәләләре, шулай ук федераль мөлкәткә нәтиҗәле идарә һәм хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде.
2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Бу елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларында 6,42 млн тонна нефть чыгарылган. Планнан артыгы белән 160 мең тонна нефть чыгарылган.
Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.
Бүген Казан Кремле янында тантаналы рәвештә "Кремльдан Кремльга кадәр. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын саклап калу" моторалли тәмамланды. Финишта байкерларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов каршыладылар.
Мәскәүдән Казанга кадәр мотораллины BMW компаниясе оештырган. 2013 елның 23 маенда Мәскәү Кремле яннынан башланып киткән сәфәр Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләре Владимир һәм Түбән Новгород, шулай ук Идел буе энҗеләре - Чебоксар белән Казанны колачлаган. Раллида мототема буенча язучы атаклы журналистлар, BMW компаниясе клиентларыкатнаша һәм аларның күбесе раллида икенче ел катнашалар. Барысы 97 кеше юлга чыккан .
Финанслар министрлыгы бюджеттан тыш фондларның Федераль салым хезмәтенә иминиятләштерү кертемнәре буенча функцияләрен бирү буенча бериниди киртәләр күрми, дип хәбәр итте финанслар министры Антон Силуанов.