ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Уральск шәһәре аэропортында ТР Президентын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев каршы алды. 

Рөстәм Миңнеханов визит кысаларында Казахстан Республикасында татарларның милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән очрашачак, шулай ук Сабантуй бәйрәмендә дә катнашачак. Бәйрәмдә Татарстан Президенты көрәш бәйгесендә җиңүчеләрне котлар дип планлаштырыла.

Татар халык бәйрәме Сабантуй бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә булды. Бәйрәм мәйданчыгы итеп "Шәһри Дәрья" паркы сайланган. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: "Мин Төркиядә яшәүче ватандашлар тарихи ватаннары - Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә булуларына бик шат, аралашалар, милли гадәтләрне һәм мәданиятне саклап калырга тырышалар". 

Рөстәм Миңнеханов чын күңелдән Искешәһәрдә Татар  милли үзәген ачуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Без әлеге проект Татарстанга бөтен теләгән кешеләрне үзенең мәдәниятта һәм сәнгатьтә казанышлары белән таныштырырга, татар халкының бай тарихы турында сөйләргә һәм мәдәни мирасын күрсәтергә мөмкинлеге булуын бик югары бәялибез", дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышлар ачылышында катнашты.

Бу чара “Форсаж” картинг-үзәгендә (Казан) узды һәм ул 1июнь – Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән иде.

Әлеге ярышлар республикада 2007 нче елдан уздырыла. Ул вакытта 52 картинг йөртүче катнашкан. Быел 2 көн дәвамында (31 нче май һәм 1 нче июнь) махсус трассага 31 команда составында 149 спортчы чыга.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанда балалар автомобиль спортына ярдәм итү буенча уңайлыклар булдырылган клублар 20дән артык районда эшли, дип искәртте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәргә (Төркия Республикас) бер көнлек эш визиты белән килде.

Анатолия университеты аэропортында аны РФнең Төркия Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский,  Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна, Искешәһәр мэры Йылмаз Бөекәршен каршы алдылар.

Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров керде. 


31
май, 2013 ел
җомга
Россия Хөкүмәте 2014-2016 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләрен кабул итте

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында "Оешмаларынң милкенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 3 матдәсенә үзгәртәләр кертү турында" закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча көн тәртибе буенча расланган төп чыгышны ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин ясады.

Күчемсез милеккә салым Татарстанда әкеренләп кертеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 30 май көнне узган ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

Инде мәгълүм булганча, Россиядә 2014 елдан бүген гамәлдәге милеккә табыш һәм җир салымын берләштерүче физик затларның күчемсез милкенә салым кертү планлаштырыла. Ул хәзер саналганча милекнең инвентаризация бәясенә түгел, ә базар кадастр бәясенә нигезләнеп исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә, кайбер белгечләр фикеренчә, халыкның салым йөкләмәләре хәтта өч тапкырга артырга мөмкин.

Бүген ТР Дәүләт Советының 41 нче утырышында “2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” закон проекты тулаем кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча хисап белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин чыкты.

Ул хәбәр иткәнчә, 2012 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 210,7 млрд. сум, шул исәптән 162,7 млрд. сум салым һәм салым булмаган керем кергән. Татарстан Республикасының керем өлеше узган елда 177,2 млрд. сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән, 127,9 млрд. сумы - салым һәм салым булмаган керемнәр.

Табышка салым узган елда 59,5 млрд. сум күләмендә җыелган. Физик затларның табышына салым тупланма бюджетка 46,4 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына исә 27,3 млрд. сум күләмендә тупланган.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2012 ел эшчәнлеге буенча еллык җыелышы узды.

Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, узган ел 2010-2014 елларда ТР нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә куюны координацияләү дәвам иткән. Аны гамәлгә ашыруда төп капиталга 235 млрд. сум инвестици үзләштерелгән. Җитештерү күләме 24 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 27 процентка, өстәмә кыйммәт 52 процентка арткан.

Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте. 

Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International