Татарстан Президенты “РОСНАНО”ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары ,Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, икътисад мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнаштылар.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар узган ел ахырында Казанда ачылган , Россиядәге беренче “РОСНАНО” наноүзәге эш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов РФ инфляциясен 2018 елга 3-7% киметүне мөмкин хәл ди.
"Үз алдыбызга инфляцияне 3-4% киметү буенча бурыч куярга кирәк, шуңа да 2018 елга бу мөмкин күренеш", - диде ул журналистларга, сорауларына җавап биреп.
Республиканың төп финанс документына үзгәрешләр кертү зарурлыгы Татарстанның РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрен реструктурлаштыру шартларын үтәү белән бәйле. Билгеле булганча, РФ субъектларының РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү кагыйдәләре федераль РФ Хөкүмәтнең узган елның 18 декабрендә дөнья күргән карары белән расланган иде.