ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты республика парламенты президиумына 2013 елгы һәм 2014-2015 еллар план чорына ТР бюджеты проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте. Комитет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.

Бүген тармак комитеты әгъзалары икенче укылышка әзерләү процессында бюджет проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне карадылар. Барлыгы 215 төзәтмә тәкъдим ителде, аларның 175 е – республика Хөкүмәтеннән, икесе – ТР Профсоюзлар берлеге федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновадан, калганнары – КПРФ фракциясе әгъзаларыннан.

ТР Хөкүмәте белдергән төзәтмәләр турында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән төзәтмәләрне 3 блокка бүлеп була. Беренчесе – федераль программаларны финанслау, шулай ук республика чаралары һәм программаларын үткәрү. Икенчесе - чыгымнарны бюджет классификациясе һәм бюджет акчаларын алучылар буенча билгеләү. Өченчесе – редакцион характердагы төзәтмәләр.


17
ноябрь, 2012 ел
шимбә

РФ Финанс министрлыгы 2012 ел нәтиҗәләре буенча бюджет ТТП 0,1-0,2% дәрәҗәсендә профицитлы булырга мөмкинлеген кире какмый. Бу турыда журналистларга РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.

 

ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 16 муниципаль берәмлек торакны сафка бастыру буенча планны тулы күләмдә башкарган (Әгерҗе, Аксубай, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч һ.б.).

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексының беренче чиратының тулы технологик циклы тулаем күләмендә эшли. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"да узган республика төзелеш штабы утырышы буенча йомгакта белдерде.

Көн саен 20-21 мең тонна нефть эшкәртелә. Максатлы продуктлар чыгару 73 проценттан узды, ачык төсле продуктлар 50 проценттан артык.

Россия Федерациясендә 2012 елның 1 декабреннән нефтькә экспорт пошлинасы 8 долларга кимеп тоннасы өчен 396,5 доллар тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тоннасы өчен 404,5 доллар. "Прайм" агентлыгына РФ Финанс министры белгече Александр Сакович хәбәр итүенчә, 2012 елның 15 октябреннән 14 ноябренә хәтле вакыт эчендә  мониторинг күрсәткәнчә, урта бәя баррель өчен 108,8687 доллар тәшкил итте.

Шулай итеп, РФ Хөкүмәте пошлинаны 0,60 коэфиициент нигезендә санаудан чыгып, пошлинаны тонна өчен 396,5 доллар дир билгеләрдер, мөгаен.  

РФ Финанс министрлыгы финанс базарының барлык катнашучылары  - банк һәм банк булмаган оешмалар өчен тәртипкә салу һәм күзәтү буенча  вәкаләтләрне Үзәк Банкында берләштерү идеясын хуплый, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

Моңа кадәр Берече Вице-премьер Игорь Шувалов мега җайга салуны барлыкка китерү буенча соңгы тәкъдимнәр һәм финанс системасын тәртипкә  һәм җайга салуны туплау ике-өч атна эчендә әзерләнеп РФ Президентына кертеләчәк дигән иде.

Минем фикеремчә, гамәли яктан, икенче төрле вариантларны уртага салып сөйләшеп була, ләкин моның кирәге юк. Теоретик яктан кагыйдә һәм функцияләрне язып та була, ә менә гамәли яктан моны ничек тормышка ашырырга икәнен күз алдына китерә алмыйм. Мин вәкаләтләрне идеаль бүлүче бер мисал да белмим, моннан тыш, моны тормышка ашырырлык түгел дип саныйм", - диде Моисеев Хөкүмәтнең чираттагы ачык утырышында.      


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
РФ гражданнары 2014 елдан җыелып барган пенсиясен саклап калу яки таратып бүлү системасына күчү турында карарны үзләре кабул итә алачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс базарлары буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Панкин белән очрашуда Россия финанс базары проблемалары, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, кыйммәтле кәгазьләр базарында катнашучылар эше буенча фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда финанс базарлары буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Түбән Камада "ТАИФ-НК" яңа завод комплексына тантаналы рәвештә таш салачаклар

11
ноябрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, Татарстан Республикасы территориясендә тагын бер махсус икътисади зона “Иннополис” пәйда булды дип искәртте. “Иннополис” МИЗ Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш районнарында төзү планлаштырыла.

Р.Миңнеханов белдергәнчә, МИЗ резиденты статусына дәгъва белдерүче 4 проект каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International