Россия Федерациясе Финанс министрлыгында парламентның федераль бюджетка үзгәртүләр кертүне чикли торган закон проектын әзерли. Әлегә хәтле Дәүләт Думасы депутатлары бюджетның өлешләрен - бүлек һәм бүлечәләрен раслый һәм кире кага. Инициатива исә, тулысынча бюджет белән килешү яки килешмәүне күзаллый.
Министрлыктагы чыганак билгеләгәнчә, депутатларның вәкаләтләрен бөтенләй чикләү турында сүз бармый.
"Парламент 10 млрд. сумнан артык булган проектларны расларга хаклы. Шулай ук федераль максатчан программаларны һәм федераль адреслы инвестицион программаларны депутатлар төзәтә алмау турында да бәхәсләр бара", - ди чыганак.
"
Аның сүзләренә караганда, 2012 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына 82, 2 млрд. сум күләмендә керем кергән. Бу 2012 елга бюджет турында Закон тарафыннан расланган фараз күрсәткеченең 57 проценты дигән сүз.
Шулай ук киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашты.