ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда тарифлар билгеләгәндә хезмәт күрсәтү оешмаларының чыгымнары нигезлелек ягыннан тикшерелеп кенә раслагана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елга 45 юнәлештә тарифлар раслаганда оешмалар тәкъдим иткәннән барлыгы 14 млрд. 602 млн. сумны янга калдыра алган, ягъни оешмалар тарифларны шуның кадәр суммага югарырак билгеләүне тәкъдим иткән булган.

Былтыр Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 43 утырыш үткәреп, аның тарафыннан 183 күрсәтмә кабул ителгән, тарифларга кагылышлы 5254 карар, муниципаль берәмлекләр буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның 2841 түләү күләме үзгәреше индексы һәм, шулай ук, республикада торак-коммуналь хезмәтләрнең, гаиләдә ничә кеше яшәве һәм фатирның уңайлылыгына карап, 4 төр пакеты (минималь, уртача, тулы, максималь) буенча 947 муниципаль берәмлек киселешендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартларының 56820 күрсәткечен расланган.

30
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта Мордва-Кармал нефть ятмасын эшкәртүнең торышына кагылышлы хисап тыңланды. Акционерлык җәмгыятенең 2011 ел йомгаклары буенча гомуми җыелышын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды, “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.

27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Петербург шәһәреннән генә калышып, ил күләмендә 4 нче урын алган. Республикада 2011 елда 2 млн 396 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән булса, быелгы план йөкләмәсе тагын да зуррак – 2 млн 480 мең кв метр мәйданны сафка бастырырга кирәк.

26 гыйнварга республикада еллык бирем 6 процентка үтәлгән – 137,3 мең кв метр өлгертелгән. Шуның 42,4 мең кв метры социаль ипотека программасына, 45 мең кв метрга якыны күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 50 мең кв. метры азкатлы төзелешләргә карый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.


26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе

РФ финанс министрлыгы  салым органнары финанс ведомствосына евробондлар буенча эре түләүләргә салым салынуы хакында аңлатма бирү турында мөрәҗәгать иткннән соң россия евробонды эмитентлары белән консультацияләр үткәрә, диде Bloomberg агентлыгына финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.


24
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы федераль контракт системасы турындагы закон проектына икенче исем бирергә һәм Бюджет кодексы белән тәңгәлләштерергә тәкъдим итә.

РФ финанс министры Антон Силуанов сишәмбе көнне Федерация Cоветында узган контракт системасы буенча киңәшмәдә әлеге документ буенча берничә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар дип белдерде.

 


19
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанс министрлыгы "2020-Стратегиясе" эксперт группасының 2% ВВПга бюджет чыгымын арттыру турындагы тәкъдимен хупламый. Чөнки чыгым йөкләнмәләрен арртыру россия финанс системасындагы тәвәкәллекне арттыра, диде РФ финанс министры Антон Силуанов Гайдар форумында ясаган чыгышында.

"2020-Стратегиясе" буенча эксперт группасы 10 ел эчендә 4% ВВПга бюджет чыгымнарын арттыру һәм шул ук вакытта дәүләтнең башка чыгымнарын 2% ВВПга киметү турында Хөкүмәткә тәкъдим белән чыкты. Шулай итеп, алдагы 10 елда чыгымнарынң гомуми үсеше, ирешелгәнгә карата 2% ВВПга җитәчәк.  Бүгенге көндә бюджет чыгымнары 21% ВВП тәшкил итә.


17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Дәүләт җир күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Росреестрның ТР идарәсе инициативасы буенча бүгенге көндә Татарстанда җиргә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерүләрне исәпкә алу буенча программа гамәлгә ашырыла. Ул җир күзәтчелеге белән бәйле барлык административ процедураларның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтергә, нәтиҗәләрне оператив анализларга булыша.

Бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында республиканың баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров 2011 елда шундый 15 меңгә якын тикшерү уздырылуын хәбәр итте. Аның барышында җиргә кагылышлы законнарны бозуның 8 меңнән артык очрагы ачыкланып, 6 меңгә якын зат җаваплылыкка тартылган. Закон бозу очракларының 64 проценты җирләрдән документларсыз файдалануга карый.

14
гыйнвар, 2012 ел
шимбә
2012 елда Татарстанда 2,5 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастыру күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерде.

“Бу бик тә җитди сан, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге көндә коммерция нигезендә торак сафка бастыру төзүчеләр өчен кызыклы, чөнки торакка ихтыяҗ зур. Эшнең барлык формалары да системалы нигездә корылырга тиеш”.

14 гыйнварга 40 мең 604 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планда каралганның 2 процентын тәшкил итә. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республика алдында 2012 елга билгеләнгән планны үтәү буенча үтә киеренке бурыч тора.


22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елда инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән – 6 процент тирәсе булыр дип көтелә. Бу хакта бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев РФ Федераль Җыенына юлламасында ясаган чыгышында белдерде.
“Иң мөһиме без икътисади кризисның катлаулы чорын уңышлы үттек һәм кризика кадәрге күрсәткечләргә кайттык. Икътисад тиешенчә, елга 4 процент үсә. Россия дөнья икътисады күләме буенча алтынчы, дип белдерде РФ Президенты. – Россиядә төбәк яшәү минимумыннан азрак керемле пенсионерлар юк”.

21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе

РФ Салым сәясәте алдагы елларда да инвестицияләрне стимуллаштыруга юнәлдереләчәк, диде брифингта журналистларга РФ финанс министры Антон Силуанов. 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International