ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Минфин и Минэкономразвития в течение двух недель окончательно согласуют позицию в вопросе налогообложения малого бизнеса и выборе между патентной системой или единым налогом на вмененный доход (ЕНВД), сообщил министр финансов Антон Силуанов.

Во вторник в ходе совещания по социально-экономическому развитию Северного Кавказа, которое проводит премьер-министр РФ Владимир Путин, проблему налогообложения малого бизнеса затронул в своем выступлении глава организации "ОПОРА России" Сергей Борисов. В частности, он попросил как можно скорее решить вопрос с выбором между патентной системой и ЕНВД.


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгыда узышу ярышларының чираттагы этабы узды.

16
декабрь, 2011 ел
җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында җирле бюджетларның агымдагы елның 11 ае буенча, шулай ук 2011 ел бюджеты үтәлеше фаразлары буенча киңәшмәләр уза.

Киңәшмәдә җирле бюджетларның керем, чыгым өлешенең үтәлеше, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.

 


13
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 30 ноябрендәге 95-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде. Моның белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы федераль законнарга туры китерелде.
Физик затларның керемнәренә салымнан өстәмә күчерү нормативларын җирлекләр һәм муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджетлары арасында бүлү нормативлары тәгаенләнә. Шулай, күрсәтелгән салымнан тупланган Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга салым керемнәрен бирү 10% тан 20% ка кадәр арттырыла.

12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
“Химград” технополисы территориясендә киләсе елның өченче кварталында тагын бер производство эшли башлаячак. Бүген биредә “Казан заманча төргәкләү заводы”ның нигез ташлары салынды. Әлеге тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Линар Якупов, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Михаил Копейкин, “Эшлекле Россия” (“Деловая Россия”) иҗтимагый оешмасы президенты Александр Галушко һ.б. кунаклар катнашты.

9
декабрь, 2011 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасарлары, финанс министрлыгының һәм ТР финанс министрлыгының казначылык Департаменты катнашты. Финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсендә законнарның камилләшүе белән бәйле Федераль законнардагы үзгәрешләр турында чыгыш ясады.

 

Бүген - 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.

8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрь, шимбә көнне РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров КФУда "Россиядә бюджет реформаларының проблемалары һәм алдагы хәле турында" гавәми лекция укыячак. Әлеге лекция фәнни һәм укыту эшчәнлеген тормышка ашырыр өчен университетка әйдәп баручы укымышлы кешеләрне җәлеп итәр өчен КФУның үсеш программасы кысаларында оештырыла.

Керү ирекле, лекция тыңларга укытучы, аспирант,  магистр, финанс-икъдисад белгечлеге буенча өлкән курсларда укучы студентлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла.


7
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIII халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Хөкүмәте булышлыгында ТР Энергетика министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан шәһәре мэриясе оештырган.

6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бюджет турында ачыкланган законга карата 2011 ел нәтиҗәләре буенча керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итәчәк, - диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.

"Әгәр дә ноябрьдә төзәтмәләр керткән бюджетны алсак, керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итә", - диде А.Силуанов.

Бюджет нефть өчен $108 за баррель бәясеннән чыгып исәпләнгәнен искә төшерде ул, тик бәя бераз югарырак булганга нефтегаз керемнәре арткан.

А.Силуанов әйтүенчә, 121 млрд сумның бер өлеше - өстәмә нефтегаз керемнәре - резерф фондын формалаштыруга, ә нефтегаз керем булмаганы - киләсе ел взаимствованияләрен киметүгә тотылачак.

"Боларның барысы да агымдагы ел бюджетыны профицитын арттыруга китерәчәк. Безнең фикер буенча, бу ВВПның 0,5%, ә бәлки аннан да артыграк тәшкил итәчәк", - диде министр вазыйфаларын башкаручы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International