Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген инвалидлар эшләре буенча Президент советының беренче утырышын уздырды. Беренче утырышта фикер алышуның темасы "Уңайлы әйләнә-тирә моһит" республика программасының тормышка ашырылуы булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
Совет Татарстан Республикасы инвалидалы һәм инвалидлык мәсьәләләрен чишү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте белән җирле үзидарәләр һәм башка орган һәм оешмалар белән эшләү һәм һзара йогынтыны килештерелгәнчә тормышка ашыру өчен киңәшләшү органы булып тора.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Компания бюджетының 9 айдагы үтәлеш йомгаклары һәм ноябрь аена бюджет раслау көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр булды.
2012 елга республика бюджетының керем өлешен - 106 476 946,1 мең сум, чыгым өлешен 110 139 336,6 мең сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. Бюджет кытлыгы – 3 662 390,5 мең сум күләмендә.
Искәртеп үтәбез, кичә андый киңәшмәләр Чаллыда һәм Чистайда узды. Бюджет проектын фикер алышу инициативасы белән “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге чыкты.
Бүген Чистай һәм Чаллыда 2012-2014 елларга бюджет формалаштыру буенча зональ кидәшмәдләр узды.
Аларда ТР Дәүләт Советеның бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Мурад Гадылшин, ТР финанс министра Радик Гайзатуллин, ТР икъдисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, муниципаль берәмлекләрнең финанслар идарәсе җитәкчеләре катнашты.