Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында чираттагы өч еллык чорга бюджет проектын формалаштыру эше башланды.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Пространство белешмәләренең илкүләм системасы» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләрен башкаруга 2 717,3 мең сум күләмендә чыгымнар каралган.
Ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларына муниципаль милектәге җир кишәрлекләрендә үсә торган Сосновский борщевигын юк итү чараларын үткәрүгә субсидияләр бүлеп бирелә.
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында төбәк һәм муниципаль музейларны җиһазландыруга 26 072,9 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән 19 033,1 мең сум федераль бюджеттан юнәлтеләчәк.
Казанда республиканың мәгариф, фән һәм җитештерү предприятиеләре арасындагы үзара бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән «Проректорлар мәктәбе» белем бирү проекты узды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2026 елның 24 февралендә Республика сыра продукциясе җитештерүчеләре – «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Белый Кремль «Берләшкән сыра кайнату-холдинг» ҖЧҖ филиалы һәм «Болгарпиво» ААҖ белән киңәшмәләр узды.
Татарстанда төзелештә хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәү өчен контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләрне дәвам итәләр. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар төзелеш объектларына 360 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 190 оешма тартылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 101 карар чыгарылган.
2026 елның гыйнварында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 2 163,3 млн.сум тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры керемнәреннән 245,9 млн. сумга күбрәк.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты инвестиция проектларына ярдәм итү өчен эшләнгән.
2026 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 4,8 млрд. сум күләмендә кергән, шул исәптән: