2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Пространство белешмәләренең илкүләм системасы» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләрен башкаруга 2 717,3 мең сум күләмендә чыгымнар каралган.
Күрсәтелгән акчаларны файдалану нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «2026 елда Татарстан Республикасы территориясендә төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләрен оештыру турында» 2026 елның 11 февраленнән 252-р санлы карары белән расланган кадастр кварталлары исемлеге нигезендә, 8 кадастр кварталында 1 998 күчемсез милек объекты буенча комплекслы кадастр эшләре уздырылачак.
Комплекслы кадастр эшләре – бер яки берничә кадастр кварталы территориясендә җир кишәрлекләренең, биналарның, корылмаларның һәм төзелеп бетмәгән объектларның чикләрен бер үк вакытта билгеләү һәм төгәлләштерү ул. Алар реестр хаталарын төзәтү, чикләрне төгәл билгеләү һәм күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү өчен үткәрелә.