Ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларына муниципаль милектәге җир кишәрлекләрендә үсә торган Сосновский борщевигын юк итү чараларын үткәрүгә субсидияләр бүлеп бирелә.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетлары арасында чараларның бүленеше Сосновский борщевигы белән чүпләнгән мәйданнардан, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан Сосновский борщевигын юк итү чараларын үткәрүгә планлаштырылган чыгымнар күләменнән һәм күрсәтелгән максатларга акчаларның гомуми күләменнән Сосновский борщевигы белән чүпләнгән мәйданга пропорциональ рәвештә алынган мәгълүмат нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 50,0 млн. сум каралган. Шулай итеп, Сосновский борщевигын юк итү чараларына 2025 ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә арттырграк чаралар бүлеп бирелгән.