Хөкүмәт нигез итеп 2020 елга кадәрге сакчыл макрофаразны ала

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте планлаштыруда, шул исәптән 2018-2020 елларга бюджетны формалаштыруда элекечә бик сакчыл бәяләүле макроикътисад фаразының база сценариен нигез итеп алачак. Алдагы чорда мондый тактика үзен аклады, дип белдерде Премьер-министр Дмитрий Медведев.

“Фараздан башлыйк. Нигез итеп әлегә база сценарий кабул ителә. Без аның аның төп параметрларын бюджетка йогынты ясый алырдай барлык хәлиткеч факторларга бик сакчыл бәяләүләр ясап расладык. Шушындый тактиканы без соңгы елларда файдаландык, ничек кенә булмасын үткән чорда ул үзен аклады. Ләкин бу барышка бераз башка төрле якын килү юллары да бар. Бүген бу хакта шулай ук сөйләшербез,” – диде Медведев РФ Хөкүмәтенең 2018 елга һәм 2019-2020 еллар планлы чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча киңәшмәдә чыгышы вакытында.

Аның искәртүенчә, Хөкүмәт киләсе өч елга бюджетны әзерләү эшләрен тәмамлап килә. “Төп эшләр инде тәмамланды. Без бюджетның хәлиткеч параметрларын карадык, чыгымнар буенча тармак киңәшмәләрен үткәрдек, социаль ихтыяҗларга нинди акчалар юнәлтеләчәген билгеләдек, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төбәк икътисады үсешенә нинди ресурсларны юнәлтә алуыбызны ачыкладык”, - дип искә төшерде Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International