Максим Орешкин рубль курсының стабильләшүен фаразлый

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Киләсе айларда рубль курсы шактый стабиль булачак, валюта курсы якынча агымдагы зурлыкта сакланачак, дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

“Беренче яртыеллыкта рубльгә йогынты ясаган факторлар хәзер андый әһәмияткә ия түгел. Без, нигезләнгән фикеребез буенча, рубль шактый стабиль булыр һәм агымдагы дәрәҗә тирәсендә сакланыр дип саныйбыз. Киләсе айларда рубль стабиль булыр дип көтәбез”, - диде министр.

Министр сүзләренчә, Икътисадый үсеш министрлыгы апрельдә фараз ясаганда, вакытлы факторлар йогынтысында рубль курсы хәлсезләнер дигәннән чыгып эш иткән.

“Без уйлаганча, агымдагы исәп начарланды. Без бу елның кайбер айларында кытлык та күзәттек, ләкин хәзер ул стабильләшәчәк һәм көз дәвамында һәм дүртенче кварталда уңай яссылыкта калачак. Без агымдагы исәп ягыннан рубль курсына йогынты ясардай бернинди сизелерлек шок та күрмибез. Без киләсе айларда ул стабиль булыр дип саныйбыз”, - дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International