Иртәгә, 2017 елның 7 сентябрендә 9:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмә узачак.
2018-2020 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары, Татарстан Республикасының тупланма бюджеты, Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты хакында җаваплы министрлыкларның җитәкчеләре хәбәр итәчәк.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның чыгышы “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының тупланма бюджетына фараз хакында” булачак.