Владимир Путин: Россия икътисады кризисны узды һәм тизләнә

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

РФ икътисады кризисны узды, тизләнә, бу динамиканы сакларга кирәк, уңай факторларны акрынлап халык һәм эшмәкәрлек тояр, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе вакытында.

Очрашу агымдагы икътисадый динамика һәм аның 2020 елга кадәр фаразына багышланды. Төп чыгышны Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин ясады. Аерым алганда, ул икътисадның үсешенә карата төшенке рухтагы карашларның акланмавын җиткерде һәм моны исбатлар өчен берничә макроикътисад күрсәткечләрен китерде.

“Сезнең әйткән сүзләр, һичшиксез, Россия икътисадының кризистан чыгуы, тизләнүе хакында сөйли, һәм безгә әлеге шартларда бу динамиканы саклар өчен барысын да эшләргә кирәк. Күптән түгел бу хакта без халыкара форумнарда да сөйләштек, шул исәптән БРИКС саммитында. Бу нәтиҗәләрне акрынлап бирә торган динамика. Икътисадый эшчәнлектә катнашучылар да, гражданнар да икътисадта барган уңай факторларны акрынлап тояр”, - диде Владимир Путин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International