Дмитрий Медведев бюджетны әзерләгәндә икътисадтагы соңгы трендларны исәпкә алырга кушты

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә киләсе өч еллыкка бюджетны әзерләгәндә икътисадтагы соңгы трендларны исәпкә алырга кушты.

“Нигездә төп параметрлар буенча без инде уртак фикергә килдек. Фараз, бюджет сәясәтенең төп принципларын билгеләдек. Шулай да тормыш бер урында тормый, икътисадта барган барлык процесслардан хәбәрдар булырга кирәк”, - диде Медведев. Бу хакта ул бюджет проектын төзү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте.

“Шуңа күрә нигез килешүләр булуга карамастан, мин барыгызның да, икътисадый үсеш министрлыгының да яңадан кайтып, барлык икътисадта барлыкка килгән, шул исәптән соңгы вакыттагы, трендларны күздән кичерүегезне үтенер идем. Безнең фараз мөмкин кадәр чынбарлыкта урнашкан картинаны чагылдырырга тиеш”, - дип искәртте Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International