"Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы 9 млрд. сумлык дүрт проекты раслады

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүген Алабуга районында махсус икътисадый зонада Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чарада дүрт инвестиция проекты тәкъдим ителде: «НПК Химпроминжиниринг» АҖ («Росатом») ПАН-прекурсор җитештерүне, «Роквул»дан субстратлар җитештерү, «Хәят Кимья» Төркия компаниясне санитар-гигиеник продукция заводының икенче чираты төзелешен, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» минераль ашланмалар җитештерү проектын тәкъдим иттеләр.

Утырышны ачып, Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗның уңышларын билгеләп үтте - бүгенге көнгә биредә 23 предприятие эшли, тагын 5-6 мәйданчыкта төзелеш эшләре бара. "Әмма статусны алып, әлегә проектларын гамәлгә ашыра башламаган резидентлар буенча эшне активлаштырырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ПАН-прекурсорны - углерод җепселләрен - җитеште проектын «НПК Химпроминжиниринг» АҖ («Росатом») тәкъдим итте. Татарстанда заводны төзү турында килешү Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев имзаладылар. Заводның проектта каралган куәте - елына 5 мең тонна, 157 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләр күләме 4,3 млрд. сум тәшкил итәчәк. "Алабуга" МИЗ завод төзелешендә партнер буларак катнашачак - кирәкле инфраструктуралы 8 мең кв. метрлык производство мәйданнарын төзи - "Алабуга" үзеннән проектка 2,1 млрд. сум кертә. Производствоны 2020 елның 4 кварталында эшләтеп җибәрү көтелә.

"Бу гаять зур һәм илебез өчен кирәк булган проект, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны тәкъдим итүче Александр Тюнинга. - Без аны хуплыйбыз һәм сезнең белән бергә гамәлгә ашырырга әзер".

«Хәят Кимья» ҖЧҖ - "Алабуга" МИЗ резиденты - санитар-гигиеник продукция җитештерү производствосының икенче линиясен гамәлгә ашырырга тәкъдим итә (туалет кәгазе, салфеткалар, кәгазь сөлгеләр). Инвестицияләр күләме - 3,32 млрд. сум. Производствоны киңәйтү продукция күләмен арттыртачак - елына 65 мең тоннадан 140 мең тоннага кадәр. Производствоны 2019 елның 1 кварталында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

"Алабуга" МИЗ резиденты ROCKWOOL Russia компаниясе Grodan минераль мамык җитештерү проектын тәкъдим итә. Әлеге проект импортны алыштыру максатын үти. 2018 елда производствоны эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Минераль мамыкны теплица үсемлекчелеге секторы кулланачак.

Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны тәкъдим иткән инвесторларга ышанулары өчен рәхмәт белдерде.

Дүртенче проект «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ тәкъдим иткән минераль ашламалар производствосы. Инвестицияләр күләме 715 млн. сум тәшкил итәргә тиеш. Проектта каралган производство куәте - елына 120 мең тонна продукция. Әлеге заводта билгеле бер кыр өчен кирәк булган ашламалар җитештерәчәк. Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтовка әлеге ашламаларны куллану мөмкинлеген карарга йөкләде.

Татарстан Президенты һәм "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы әлеге проектларны хупладылар һәм компанияләргә резидент статусы бирүне расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International