Россия Банкы 2017 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның үсеш фаразын 1,7-2,2 процентка кадәр арттырды

2017 елның 15 сентябре, җомга

Россия Банкы 2017 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның үсеш фаразын 1,7-2,2 процентка кадәр арттырды. Бу хакта акча-кредит мәсьәләләренә багышланган Үзәк Банкның директорлар советы утырышы йомгаклары буенча регулятор пресс-релизында әйтелә. Аннан алда Үзәк Банк 2017 елда тулаем эчке продуктның 1,3-1,8 процентка үсешен фаразлаган иде.

II кварталда тулаем эчке продуктның артуы фаразланганнан күбрәк булды, дип искәртәләр РФ Үзәк Банкында. Регулятор буенча икътисадый үсешкә инвестицияле һәм кулланучылар соравы, шулай ук җитештерү запаслары торгызылу булышлык иткән. “II кварталның уңай динамикасын исәпкә алып, 2017 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның үсеш фаразы 1,7-2,2 процентка кадәр арттырылды”, - дип язылган РФ Үзәк Банкы хәбәрендә.

Шул ук вакытта регулятор буенча тулаем эчке продуктның елга 1,5-2 проценттан югары үсеш темпы алга таба да мөмкин. Моның өчен структур үзгәртеп корулар үткәрү шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International