Россия икътисадының торгызылуы кризистан соң 2018 елның азагына тәмамланачак. Бу хакта Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкының 2018-2020 елларга макроикътисад фаразында хәбәр ителә.
“2015-2016 еллар кризисыннан соң Россия икътисадының торгызылуы 2018 ел азагына тәмамланачак, шул вакытта икътисадый күтәрелеш хакында сөйләшергә мөмкин”, - дип әйтелә хәбәрдә.
2016 елның икенче яртысында башланган Россия икътисадының җанлануы агымдагы елда өстәмә көч алды диелгән фаразда. Әгәр үткән елның икенче яртысында икътисадның кварталга үсеше 0,1-0,2 процент тәшкил иткән булса, 2017 елның беренче кварталында ул 0,7, ә икенче кварталда 1 процентка үскән.
Тышкы икътисад банкы бәяләвенчә, ике квартал дәвамында мондый үсеш темпы 2012 елдан бирле күзәтелмәгән. Нигездә бу эчке ихтыяҗ үсеше белән бәйле. Беренче кварталдагы озакка сузылган кыскатылу чорыннан соң кулланучылар чыгымнары җанланды, ә икенче кварталда инвестицияләр күләмнәре тиз арта башлады. Алар исә сәнәгый продукцияне чыгару үсешенә һәм төзелеш күләмнәре артуга стимул бирде.
Әгәр Россия икътисады ел азагына кадәр үсешен беренче яртыеллыкта кебек дәвам итсә, еллык тулаем эчке продукт үсеше 2 проценттан арта алыр иде. Шул ук вакытта җанлану әлегә тотрыксыз характерда, дип искәртәләр Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкында. Июнь-июль айларында икътисад үсешендә пауза барлыкка килде һәм шактый тизләтелгән үсештән соң беренче яртыеллыкта сәнәгать акрынайды, кулланучылар соравы арту кимеде, экспорт үсеше сүлпәнәйде. Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы чамалавынча, җәйге торгынлыкны ерып чыгып булачак, ләкин эчке ихтыяҗның хәлсезлегенә бәйле икътисадның үсеше гомумән алганда акрынаячак.
Икенче кварталдагы 2,5 проценттан соң өченче һәм дүртенче кварталда еллык үсеш темпы 1,4 процент тәшкил итәчәк, дип фаразлый дәүләт корпорациясе. Кулланучылар чыгымнарын саклануны кредитлау үсеше, эшсезлекнең түбән күрсәткече һәм инфляция кимүгә бәйле кулланучылар ышанычы яхшыру тәэмин итәчәк.
Өченче һәм дүртенче кварталларда икътисадый активлыкка шулай ук көтелгән рекордлы уңыш ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре начарлану инвестицияләр үсешен акрынайтачак. Гомумән алганда, Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы 2017 елда тулаем эчке продукт үсешен 1,5 процентка фаразлый. Бу исә аның беренче бәяләвеннән 0,8 процентка артыграк.