РФ Хөкүмәте 2021 елга кадәрге бюджет проектын хуплады

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте 2018-2020 елларга бюджет проектын хуплады. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Киләсе өч елга төп чыгым статьялары социаль өлкә, оборона һәм милли икътисадка ярдәм булачак.  

Бюджетның гомуми чыгымнары 2018 елда 16,5 триллион, 2019 һәм 2020 елларда 16,4 триллион һәм 17,2 триллион тәшкил итәчәк. Киләсе елда бюджет кытлыгы  1,332 триллион сум, 2019 елда — 867 миллиард, ә 2020 елда — 960 миллиард тәшкил итәчәк.

“Аны әзерләгән вакытта без үзебезгә ике бурычны хәл итүне максат итеп куйдык. Бюджет гражданнар алдындагы социаль йөкләмәләр үтәлешен тәэмин итәргә һәм тотрыклы икътисадый үсешкә шартлар тудырырга тиеш”, - дип җиткерде Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Дмитрий Медведев.

Бюджет акчаларының 36,4 процентын социаль өлкәгә, 29 процентын оборонага, 14,7 процентын милли икътисадка юнәлтү күздә тотыла.

Шул ук вакытта 2017-2019 елларга бюджет турындагы закон белән чагыштырганда, киләсе ике елга чыгымнар арттырыла. 2018 елга бюджет үсеше өч йөз миллиард сум, 2019 елга ике йөз миллиард сум тәшкил иткән. Шулай да элгәрерәк кабул ителгән бюджет йөкләмәләре үтәләчәк.

Финанс министрлыгы планы буенча, дәүләт компанияләре дивидендларыннан ел саен алынган бюджет керемнәре дүрт йөз миллиард сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта идарә тармагы документ проектына дәүләт компанияләренең эре пакетларын приватизацияләүне кертмәгән. Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин сүзләренчә, Хөкүмәт аерым килешүләр буенча эшне дәвам итә, бу очракта күп әйбер базар шартларына бәйле булачак.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итүенчә, хупланган проектта Президентның май Указларын, шул исәптән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру исәпкә алынган.

“Хәзер идарә тармакларының төп бурычы – бу акчаларны учреждениеләргә тиз арада һәм вакытында ирештерү. Бу киләсе елның беренче айларыннан ук хезмәт хакларын указлар нигезендә түләү өчен кирәк”, - дип искәртте ул.

2018 елда социаль сәясәткә барлыгы 4,703 триллион сум, 2019 елда — 4,728 триллион, 2020 елда — 4,866 триллион сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Бу күрсәткечләр 2017 ел белән чагыштырганда кимрәк, чөнки ул вакытта бу сан 5,092 триллион сум тәшкил иткән иде.

Киләсе елда оборонага чыгымнар 943,6 миллиард сум булырга тиеш. 2017 ел белән чагыштырганда, бу сан якынча 80 миллиардка кимрәк.

2019 елда милли оборонага 860,6 миллиард сум, ә 2020 елда — 869,13 миллиард сум бүлеп бирергә тәкъдим ителә.

Мәгарифкә Хөкүмәт 2018 елда 626,29 миллиард сум,  2019 елда — 623,824 миллиард, ә 2020 елда — 635,788 миллиард бүлеп бирергә тели.

Сәламәтлек саклауга чыгымнар киләсе елда 60 миллиард сумга, 438,3 миллиардка кадәр артачак. 2019 елда алар 403,9 миллиард сумга кимиячәк, соңыннан яңадан 472,8 миллиардка кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International