Министрлар Кабинеты: 2018 елга РФ бюджет проекты 22 сентябрьгә эшләп бетереләчәк

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Мдведев РФ Финанс һәм Икътисадый үсеш министрлыкларына 22 сентябрьгә кадәр 2018-2020 елларга бюджет проектын эшләп бетерергә кушты. Шуннан соң ул Дәүләт Думасына кертеләчәк. Министрлар Кабинеты хәбәрендә бу карар Хөкүмәтнең 18 сентябрьдә булган утырышында кабул ителде дип язылган.

“2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына федераль бюджет турындагы закон пороектын нигездә хупларга. Кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары катнашында Финанс һәм Икътисадый үсеш министрлыкларына утырышта искә алынган кайбер күрсәткечләрне төгәлләштерү буенча эшләрне башкарып,  закон проектын эшләп бетерергә. Эшләп бетерелгән бюджет проектын һәм РФ Бюджет законы нигезендә Дәүләт Думасына тапшыруны сораган башка документлар һәм материалларны  2017 елның 22 сентябренә кадәр Хөкүмәткә тапшырырга. Шуннан соң ул Дәүләт Думасына кертеләчәк”, - дип язылган Министрлар Кибинеты хәбәрендә.

Шул ук срокка профиль идарә тармакларына Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды һәм Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының 2018-2020 елларга бюджет проектларын эшләп бетерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International