Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 600 мең кв. метрга якын торак файдалануга тапшырылган

2017 елның 16 сентябре, шимбә

Ел башланганнан бирле Татарстанда 1 589,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Боларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Питрәч, Лаеш һәм Әтнә районнарында 2017 елгы төзелеш программасын гамәлгә ашыру тулысынча тәмамланган. Тулаем республика буенча программа үтәлеше бүгенгә 66,2 процент тәшкил итә», - диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышында. 

109 йорт, яисә 4974 фатир, социаль ипотека программасы буенча төзелеп, кешеләр анда күчкән. Тагын 102 йорт әзер диярлек яисә уртача әзерлектә. Сезон азагына кадәр алар да файдалануга тапшырылачак. Аренда торагы программасы буенча 15 күп фатирлы йорт төзелеп беткән, икесендә эшләр шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. 

Ел азагына кадәр 42 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне, 61 яшь гаилә һәм «Торак» федераль программасы буенча торак алу хокукы булган 49 күп балалы гаилә өй туйлары уздырачак.

Быел  балалар йортыннан чыккан 305 зат үз фатирына керәчәк. 

Республикада авыл клублары программасы 95 процентка тәмамланган. 42 фельдшер-акушлык пунктын төзү планлаштырылган быел, шулардан 27сендә эшләр төгәлләнгән диярлек, 15е финалга якынлашып килә. 98 процентка ветеринария берләшмәләре биналарына капиталь ремонт программасы, 99 процентка авыл җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт программасы төгәлләнгән.  

2017 елда 74 поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт каралган. «Казанда – 52 бина, Чаллыда – 15, Түбән Камада – 3, Әлмәттә – 4. Эшләр барысында да әйбәт бара. Гомуми үтәлеш – 39 процент», - диде Ирек Фәйзуллин.   

Ирек Фәйзуллин республика төзелеш мәйданчыкларында эшчеләр һәлак булуны профилактикалау эшендәге уңышларны билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелеш объектларында 1240 тикшерү уздырылган. 11 млн. 300 мең сумлык 352 карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International