ТР финанс министры Радик Гайзатуллин 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында депутатлар республиканың бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады. Бюджетка кагылган үзгәрешләр хакында яңалыкларны парламент әгъзаларына Татарстан финанс министы Радик Гайзатуллин ирештерде.

Министр хәбәр итүенчә, 2017 ел бюджетының керем өлеше 7015,6 млн сумга арта. Чыгым өлеше исә 5144,7 млн сумга артачак.

Бюджетның кертем һәм чыгым өлеше үзгәрү сәбәпле, бюджет кытлыгы да үзгәрешләр кичерәчәк. 2017 елда аның күләме 5 696,0 млн сум булыр дип фаразлана.

- Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 229 681,4 млн. сум, чыгымнарның гомуми күләме – 235 377,4 млн. сум, кытлык – 5 696,0 млн. сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән, - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International