Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы әйтүенчә, рейтинг агентлыклары үз абруйларына зыян китерми рейтингны күтәрү мөмкинлеген көтә.
Fitch рейтингы буенча фаразның яхшыруыннан соң башка халыкара рейтинг агентлыклары тарафыннан РФ кредит рейтингының күтәрелүе котлгысыз, дип җиткерде Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин. Бу хакта ул Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы конференциясендә хәбәр итте.
“Fitch җомга көнне Россия рейтингы буенча фаразын арттырды, аларда ул һаман да инвестицияле категориядә, алар аны иң кризислы вакытта да төшермәде. Башка агентлыклар әлегә пауза саклый, ләкин нигездә бу психилогик моментлар белән бәйле”, - диде ул.
“Безнең макроикътисад сәясәтендә ирешкәннәрне, икътисадый үсешнең торгызылуын, рейтинглар үсешен исәпкә алганда, рейтингларның күтәрелүе котылгысыз, һәм үз абруйларына зыян китерми моны башкару өчен алар уңайлы момент көтә”, - дип искәртте министр.
Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы ассызыклавынча, “рейтинг агентлыклары язганнарга караганда, финанс базарлары РФ кредит рейтингын күптән күпкә югарырак бәяли”.
Ул шулай ук РФдә инфляция 2017 елның ахырына 3,2 % тәшкил итәчәк, дип белдерде. “Хәзерге вакытта без инфляция динамикасының түбәнәюен күзәтәбез, хәзерге вакытта инфляция 3,1%, ел азагына 3,2% булачак, аннан соң акрынлап 4%ка, Россия Банкының максатчан дәрәҗәсенә кайтачак”, - диде ул. Шуның белән бергә министр искәртүенчә, соңгы айда Россия икътисадының елара үсеш темпына тотрыклы тренд формалашкан. “Анда 2,3%, гомумән 2017 ел буенча без үсешне 2%тан аз гына югарырак булыр дип көтәбез”, - диде Орешкин.