Дөньядагы уртача үсеш темпын узып китәр өчен РФ икътисады елга өстәмә 5 триллион сум инвестицияләр табарга тиеш, дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы. Бу хакта ул Саклык банкының корпоратив университетында узган конференциядә хәбәр итте.
“2014 ел азагында, 2015 елда җитди кимегән инвестицияле активлык үткән ел урталарыннан уңай динамика күрсәтә башлады, ул торгызыла. Алга таба бару өчен инвестицияле үсеш ныграк булырга, Россия икътисадында гамәлгә куелган проектлар саны күбрәк булырга тиеш”, - дип искәртте Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы.
“Безнең исәпләүләр буенча, Россия икътисады дөньядагы уртача үсеш темпын (2016 ел дәрәҗәсенә) узып китсен өчен безгә ел саен якынча 5 триллион сум өстәмә инвестицияләр өстәп барырга кирәк”, - дип белдерде Орешкин.
“Гомумән алганда, 2017 ел буенча без 2% бераз артыграк үсеш көтәбез”, - диде министр.