РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына бюджет проектын кертте. Бу хакта парламентның түбәнге палатасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.
Аңарчы Премьер-министр Дмитрий Медведев җиткерүенчә, дәүләтнең төп финанс документы җомга көнне Дәүләт Думасына кәгазьдә соңгы тапкыр кертеләчәк, ә 2018 елда электрон формада тәкъдим ителәчәк.
“Без бүген РФ Хөкүмәтеннән бюджет проектын, бюджет турындагы закон проектын алдык. Һәм аны тикшерүгә керешәбез”, - диде Дәүләт Думасының пленар утырышында Володин.
“Бюджет турындагы законны тикшерү барышында безнең өчен РФ финанс министры һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәте урынбасары белән сөйләшүләр бик мөһим”, - дип өстәде Дәүләт Думасы спикеры.