РФ Төбәкләре бюджетлары кытлыгы 2018-2020 елларда нольдән 50 млрд. сумга кадәр тибрәләчәк. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгышы вакытында хәбәр итте.
“Төбәк бюджетларының кытлыгы киләсе өч еллыкта якынча нольдән 50 млрд. сумга кадәр тибрәләчәк”, - диде ул.
2018-2020 елларга РФ бюджет проекты федераль бюджеттан төбәкләргә трансфертларның гомуми күләменең чиреккә кимүен күздә тота.
Аннан алда бастырылган версия белән чагыштырганда, агымдагы проектта 2018 елда федераль бюджетның кытлыгы 1,332 трлн. сумнан 1,271 трлн. сумга кадәр киметелгән. Бюджет кытлыгы 2019 елда 867 млрд. сумнан 891,1 млрд. сумга, 2020 елда 960 млрд. сумнан 870 млрд. сумга кадәр киметелгән.