Дәүләт Советына “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты кертелде

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 36 кушымтадан тора.

Проект законын Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан каралган докуметлар һәм материаллар озата бара. Шулай ук юллама эчтәлеген 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты тәшкил итә.

Бюджет юлламасының гомуми күләме - 3609 бит. Закон проектлары ике дәүләт телендә кертелде.

Алга таба бюджетның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында, парламент тыңлауларында, зональ киңәшмәләрдә тикшереләсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International