ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин республиканың иң эре салым түләүчеләре белән очрашты

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин иң эре машина төзелеше тармагы предприятиеләре – «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Казан компрессор машиналары төзү заводы» ачык акционер җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашулар ТР Финанс министрлыгында үтте.

Чарада 2017 елның 9 аенда, 2017 елның 4 кварталына көтелгән предприятиеләрнең бюджетка түләүләре, шулай ук компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең 2017 елда табышка салым формалаштыруга йогынты ясаган күрсәткечләре тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International