Россия Икътисадый үсеш министры: Россиядә инфляция 3%ка кадәр төште

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Россиядә инфляция хәзерге вакытка 3%ка кадәр төште. Бу хакта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.

“Россия икътисады ике катлаулы елдан соң агымдагы елда икътисадый үсешнең яңа фазасына инде керде. Хәзер тулаем эчке продукт үсеше темпы 2%тан арта. Ел йомгаклары буенча без 2,1% көтәбез. Инфляция 3% дәрәҗәсенә кадәр акрынайды”, - диде ул. Бу хакта министр Россия-Согуд инвестицияле форумында хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International