2017 елның 5 октябрендә «Moody's Investors Service Ltd» халыкара рейтинг агентлыгы вәкиленең Казан шәһәренә сәфәре кысасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чараның төп максаты – кредит рейтингын тикшерү кысасында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.
Очрашуда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, финанс-бюджет сәясәте, инвестицияле һәм инновацияле сәясәте, дәүләт милке белән идарә итү, республикада мөлкәт мөнәсәбәтләре белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин 2016 елда һәм 2017 елның 9 аенда бюджетның үтәлеше йомгаклары, республиканың бурыч сәясәте, 2017 елның азагына кадәр һәм уртача сроклы чорга планнар белән таныштырды.