2017 елның 10 октябрендә сәгать 10.00 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет проектын тикшерүгә багышланган парламент тыңлаулары узачак.
2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет проектының төп параметрлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин чыгыш ясыячак.
Татарстан Республикасы икътисад министры А.А. Здунов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрлары белән танышырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 36 кушымтадан тора. Бюджет юлламасының гомуми күләме - 3609 бит. Закон проектлары ике дәүләт телендә кертелде. Алга таба бюджетның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында, парламент тыңлауларында, зональ киңәшмәләрдә тикшереләсе бар.