Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Депутатлар 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына  республика бюджеты турында закон проектын тикшерде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Депутатларда иң зур сорау уяткан мәсьәлә федеральгә китерү максатыннан эшләнгән “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты булды. Бу республика закон проекты белән җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыйган куштымталар өлешендә ТР Законына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Комитет рәисе Рафис Борһанов аңлатуынча, үзгәрешләр асылы хәзер гамәлдә булган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен сатуны тыюга кагыла (күпфатирлы йотрларда, янкормаларда булган рестораннарга, кафеларга, шулай ук керү күпфатирлы йорт ишегалды ягыннан оештырылган кафеларга һәм рестораннарга бу кагылмый).

“Алкоголь продукцияне, шул исәптән җәмәгать туклануы объекларында ваклап сатуны чикләү һәм тыюны урнаштыру буенча вәкаләтләр РФ субъектларына 2011 елда ул теркәлгән иде. Без бу вәкаләтләрне, күпфатирлы йортларда яшәгән гражданнарның күпсанлы шикаятьләреннән һәм бу базардагы хәлне анализлаудан чыгып, 2015 елда гамәлгә куйдык. Закон уңай нәтиҗә бирде. Гражданнарның торак йортларда урнашкан сәүдә предприятиеләрендә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкоголь сату белән бәйле мөрәҗәгатьләре кисәк кимеде, легаль булмаган алкоголь продукциянең әйләнеше, исерек хәлдә кылынган хокук бозу очраклары азайды”, - дип искәртте Рафис Борһанов.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре бу законны кабул итү белән әлеге өлкәдәге барлык юнәлешләр буенча хокук бозу очракларының кимүен раслады. Шул ук вакытта белгечләр искәртүенчә, тәкъдим ителгән закон проекты кабул ителсә, вазгыять әлекке хәлгә кайтырга мөмкин.

Мәсьәләне тикшерүдә депутатлар - Мөслимә Латыйпова, Тәлгать Абдуллин, Александр Комисаров, Мөнир Гайнуллов катнашты.

“Татарстан Республикасында яшәүче буларак, кабул ителгән закон хокукын алуларын теләмәс идем. Бу закон белән без сайлаучыларыбызга ярдәм иттек, аның ярдәмендә легаль булмаган алкоголь продукциясе күләмен киметә алдык. Ә хәзер федераль хакимият бездән бу хокукны ала. Бу булырга тиеш түгел”, - диде Мөслимә Латыйпова.

Мөнир Гайнуллов әгәр Дәүләт Советы тарафыннан бу закон проекты кире кагылса (нәтиҗәдә республика законы федеральнекенә китерелмәячәк), алга да нәрсә булачагы белән кызыксынды.

Рафис Борһанов алга таба бөтен шөбһәләрне юкка чыгара алырлык чыгу юлы табылыр дип саный. Шулай итеп, Комитет әгъзалары бу закон проектын кабул итмәделәр, Дәүләт Советына аны кире кагырга тәкъдим иттеләр.

“2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республика закон проекты турында мәсьәлә буенча ТР икътисад министры Артем Здунов һәм ТР финанс министры урынбасары Данил Волков чыгыш ясады.

“Милли икътисад” бүлеге буенча чыгымнарның фаразланган күләме 33 394,0 млн. сум (2017 елга бюджетта 27 181,4 млн. сум) тәшкил итте, “Гомумикътисадый мәсьәләләр” бүлекчәсе буенча - 753,2 млн. сум (2017 елга бюджетта 727,0 млн. сум), шул исәптән “Транспорт” бүлекчәсе буенча чыгымнар 1 646,2 млн. сум күләмендә (2017 елга бюджетта 1 776,4 млн. сум) планлаштырылган. Җәмгысы 11 304,2 млн. сум күләмендә акчаларны шулай ук Татарстан Республикасында автомобиль юллары челтәрен камилләштерүгә, үстерүгә һәм саклауга юнәлтү планлаштырыла. 2018 елда торак-коммуналь хуҗалыкны финанслауга 10933,7 млн. сум (2017 елга бюджетта 12 822,6 млн. сум) бүлеп бирү күздә тотыла.

“Бюджет закон проекты”н хуплаганнан соң, Комитет ТР Министрлар Кабинетына инвестицияле проектларын гамәлгә куюга юнәлтелгән барлык дәрәҗә бюджетлары акчаларының нәтиҗәле файдаланышын арттыруны тәэмин итәргә, шулай ук югары технологияле һәм инновацияле проектларны (ТОСЭР, ИННОКАМ. «Алабуга-2» һ.б.) финанслауга һәм ресурс үзәкләр аша квалификацияле эшче көчләр әзерләүне вакытында башкарырга бюджет формалаштыруны тормышка ашырырга тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка сораулар да тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International