Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрь көнне Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Депутатлар контроль мәсьәләне һәм закон проектларын тикшерде. “Бюджет” закон проекты беренче укылышта тикшерү өчен Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гафаров чыгыш ясады. Ул мировой хөкемдар итеп сайлауга кандидатларны тәкъдим итте. Комитет карары буенча Олег Кузьмин (биш ел срокка, ТР Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогына), Любовь Нуруллина (ун ел срокка, Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогына), Елена Фәхретдинова (ун ел срокка, Казан шәһәзре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогына) Дәүләт Советына мировой хөкемдар итеп сайлауга тәкъдим ителде.

“2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектына багышланган чыгышларын ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов ясады.  

Гомумән алганда, закон проектын хуплаганнан соң комитет республиканың мировой хөкемдарлары аппартын өстәмә финанслау турында тәкъдим кертте. Мировой хөкемдарлар аппаратын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен торуы искәртелде. Мировой хөкемдарлар аппараты штатын тулысынча комплектлаштыру өчен өстәмә 113 берәмлек кирәк. Аларның хезмәт хакына өстәмә финанслауда еллык ихтыяҗ 36 млн. сумнан артыграк булачак. Мировой хөкемдарлар участокларының иң эшләре күп булганнарын кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2018 елда беренче этапта комитет мировой хөкемдарлар аппарты хезмәткәрләренең 33 хезмәт урынын булдырырга тәкъдим итте, аларның хезмәт хакына финанслау 10,5 млн. сум тәшкил итәчәк. Икенче һәм калган этапларда (2022 елга кадәр) штатларны комплектлаштыруны 100% кадәр җиткерү тәкъдим ителә.

Комитет Дәүләт Советына бу закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Шуннан соң депутатлар "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында" һәм “Бөгелмә муниципаль районында “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” ТР законнарының гамәлгә ашырылу барышы” контроль мәсьәләсен тикшерде. Мәсьәлә буенча Бөгелмә шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков хисап мәгълүматы белән чыгыш ясады. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гәрәев һәм ТР Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногоманов ирекле халык дружиналары аркылы җәмәгать тәртибен саклауга гражданнары җәлеп итү буенча Бөгелмә муниципаль хакимият органнары эшеннән риза булмауларын искәртте.

Тикшерүдә Илдар Шамилов, Лотфулла Шәфигуллин һәм Разия Садыкова катнашты, мәсьәләне комитет контролендә калдырырга тәкъдим иттеләр. Комитет Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарына
тәкъдимнәр әзерләде һәм мәсьәләне язгы сессия чорында комитетның бер утырышында тыңларга карар кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International