Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды

2017 елның 13 октябре, җомга

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Депутатлар өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы ТР Җир кодексы нигезләмәренең гамәлгә куелышын, шулай ук Сосновский борщевигына каршы көрәш чараларын тикшерде. Моннан тыш, 2018-2020 елларга республика бюджеты закон проекты расланды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп, 2018-2020 елларга республика бюджеты закон проекты тикшерелде. Утырышның башында, Комитет рәисе Таһир Хадиев искәртүенчә, депутатлар профиль министрлыклар һәм идарә тармаклы белән очрашулар үткәргән, бу документ турында аларның фикерләрен тыңлаган.

“2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР закон проектын тикшергән вакытта ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин,  ТР финанс министры урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов чыгыш ясады. Тикшерүдә депутатлар Таһир Хадиев, Рәис Сөләйманов, Илшат Гәниев катнашты. Закон проектын караганнан һәм тикшергәннән соң Комитет аны хупларга тәкъдим итте.

Анна соң Комитет әгъзалары өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы ТР Җир кодесы нигезмәләренең гамәлгә куелышы мәсьәләсенә күчте. Таһир Хадиев искәртүенчә, бушлай җир бирү, Ана капиталы белән беррәттән күп гаиләләр өчен этәргеч бирүче чара булып тора һәм гаилә институты үсешенә, туучылар саны артуына ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирүне күздә тоткан ТР законы 2011 елда гамәлгә куелды. Җирле үзидарә органнары тарафыннан күп балалы гражданнарга җир бирүне оештыру буенча эш алып барыла.

2017 елның сентябрь азагына республикада гариза бирүчеләрне исемлеккә кертү буенча 43 323 карар кабул ителгән, участоклар 28 095 гаиләгә бирелгән (2017 елның башына исемлекләргә кертелгәннәрнең 71,60%).

Белгечләр муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир бирү динамикасы кимү саклануны искәртә. Аерым алганда, исемлеккә кертелгән, ләкин 2015-2017 елларда җир алмаган күп балалы гаиләләр саны артуы искәртелә.

“Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү турында” Россия Федерациясе Президентының Указы нигезмәләренең иң әһәмиятлеләренең берсе – күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрнең инженер инфраструктура белән тәэмин ителеше. Ләкин бүгенге көнгә шундый җирләрнең 90% инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән.

Бу мәсьәлә җирле хакимият органнары компетенциясендә. Аларның кайберләрендә күп балалы гаиләләргә җир участогын инфраструктура тәэмин итүгә акча бүлеп бирү каралган, ләкин ул акчалар гына аз.

Таһир Хадиев утырышта катнашучыларның игътибарын түбәндәге мәсьәләгә юнәлтте: Республика Хөкүмәтендә бу өлкәдә координацияли торган үзәк юк. Республика территориясендә бу законны гамәлгә кую белән авырлыклар шул сәбәпле килеп чыга.

Бу мәсьәләне тикшергәннән соң, Комитет ТР Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсен тикшерергә, ә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына генераль планга үзгәрешләр керткән очракта җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтергә кушты.

Өченче сорау - Сосновский борщевигына каршы көрәш чаралары хакында булды. Чакырылган белгечләр искәртүенчә, бу мәсьәлә кичекмәстән хәл ителүне таләп итә.

Шулай итеп, Комитет ТР Министрлар Кабинетына Сосновский борщевигына каршы көрәшкә юнәлтелгән республика программасын кабул итәргә тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International