Бүген Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда Татарстанның 2018-2020 елларга бюджеты турында закон проекты һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
“2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты” закон проекты турында беренче мәсьәлә буенча ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясадылар.
Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме киләсе елда бюджетның нинди өлешен тәшкил итәчәге белән кызыксынды.
“Бер яктан, без муниципаль хезмәткәрләрдән үз вазыйфаларын сыйфатлы үтәүләрен таләп итәбез, ләкин шул ук вакытта аларның хезмәт хаклары бик түбән. Киләчәктә оптимизацияләү чаралары үткәрергә кирәк булуы мөмкин”, - дип искәртте ул.
ТР финанс министры урынбасары сүзләренчә, Хезмәткә түләү фонды күләме 2018 елга 113 млрд сум планлаштырыла. Бу бюджетның чыгым өлешенең 47 процентын тәшкил итә.
2018-2020 елларга республика бюджеты турында закон проектын караган һәм тикшергәннән соң, Комитет республиканың авыл җирлекләренә грантлар бирү өчен муниципаль берәмлекләр бюджетларына тапшрылган акчаларның аерып чыгарылуын мөһим күрсәткеч дип искәртте. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә бу җирле үзидарә органнарының үзенә күрә финанс стимул бирү коралы булып тора.
Шуның белән бергә депутатлар җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең финанс тәэмин ителеше җиртәрлек булмавы һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары түбән булуга бәйле кадрларның алмашынып торуына карата борчуларын белдерде.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә тикшерелде.